Туйда, сый-нигъмәт, приборлар күплегеннән баш әйләнеп, оятка калмас өчен, алар турында бераз мәгълүмат белү хәерле. Һәр ризыкны ашау тәртибе бар.
- Ашаганда пычакны уң кулда, чәнечкене сул кулда тоталар. Пычак белән чәнечкенең сабы кул учына кысылган була.
- Бутербродларны гомуми тәлинкәдән кул белән алалар.
- Кисеп кулган колбаса һәм итне чәнечке белән алып, үз тәлинкәңә салып, пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.
- Сырны чәнечке белән алалар.
- Балыкны пычак белән кисәкләргә кисеп, чәнечке ярдәмендә ашыйлар.
- Атланмайны махсус пычак белән алып, ипигә сылыйлар.
- Кош итен пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.
- Салатларны гарнир итеп бирәләр, шуңа күрә аларны пычак һәм чәнечке белән ашыйлар.
- Бәрәңге, яшелчәләрне чәнечке белән вак өлешләргә бүлеп кабалар.
- Десертны десерт кашыгы белән ашыйлар.
- Җиләк-җимешне җиләк-җимеш пычагы һәм чәнечке белән ашыйлар. Алма һәм грушаны, кабыгын чистартып, кисәкләргә бүлеп кабалар.
- Әгәр өстәлгә милли ризык куйсалар һәм сез аны кайсы яктан тотып ашарга белмәсәгез, хуҗалардан сорагыз яки башкаларның ничек итеп бу ризыкны ашавын күзәтегез.
- Ашап бетергәннән соң, пычак белән чәнечкене бер-берсенә параллель итеп куялар, чалыштырып калдыру килешми.
Дистәләгән кагыйдәләрнең алда искә алынган берничәсен генә истә тотсагыз да, сез, һичшиксез, кыен хәлдә калмассыз.