Көзен хроника чирләр кузгала.
Ашказаны-эчәк авырулары булган, гастритлы кешеләр бу чорда аеруча интегә.
Әлеге авырулар ни өчен көз көне кискенләшә соң? Бу уңайдан үзәк район хастаханәсе табиблары аңлатма бирде.
– Ашказаны-эчәк тракты көзге чорда сүлпәнрәк эшли башлый. Организм витаминнарга кытлык кичерә. Көз көне еш күзәтелә торган депрессия, стресслар да гастритның баш калкытуына сәбәпче була. Гастрит белән ашказаны җәрәхәте авыруларының билгеләре охшаш диярлек.
Аерма бары шунда: гастрит вакытында ашаганнан соң 3–4 сәгать үткәч эч авыртырга тотына. Ашказаны җәрәхәте (язва) вакытында исә ашаганнан соң ук яки берничә сәгать үткәч авырта башлый.

Гастрит – шактый киң таралган авыру.
Аннан күбрәк шәһәр халкы интегә. Гастрит вакытында ашказанында авырлык сизелә, чәнчү, кикерү, күңел болгану кебек билгеләр күзәтелә. Катлаулырак очракта кеше косарга да мөмкин. Ашказаны җәрәхәте вакытында, гадәттә, күңел болгана, сару кайный.
Косканнан соң кешенең хәле җиңеләя төшә. Гастриттан аермалы буларак, язва вакытында кешенең төнлә дә ашказаны авырта. Соңгы арада язва бернинди билгеләрсез генә дә уза башлады. Шуңа күрә ашказанын төгәл кайсы чир борчыганын белү өчен, ФГДС узарга, бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Үзлегеңнән генә дәваланырга тырышу – зур хата. Язва белән гастритны ниндидер үләннәр, майлар ярдәмендә генә дәваларга маташучылар да очрый. Әмма ашказаны-эчәк авыруларыннан алай гына котылып булмый.
Иң беренче чиратта табиб язып биргән даруларны эчәргә, махсус диета тотарга, сәламәт тормыш алып барырга, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Әлеге чирләрдән кесәл дә бик шәп булыша.
Авыруның беренче билгеләре күренә башлауга, рационга үт суы бүленеп чыгуны көчәйтүче ризыкларны кертмәгез. Бу исемлеккә тозлы, кыздырылган, ачы, ысланган ашамлык, төрле соус, тәмләткечләр, әче җиләк-җимеш керә. Гастриттан интеккән кешеләргә камыр ризыкларыннан, торт һәм кремлы пирожныйлардан да баш тартырга туры киләчәк.
Чир баш калкыткан чорда ризыкны һәр өч сәгать саен аз-азлап ашарга кирәк. Газлы эчемлекләрне куллануны бөтенләй тыярга, гади су эчүгә өстенлек бирергә кирәк. Көненә якынча 2 литр су эчәргә кирәк.

Мәсәлән, иртән бер стакан су эчү ашкайнату системасын уятып җибәрә, аны ризык кабул итәргә әзерли. Нәтиҗәдә, иртән су эчкән кешеләр артык килограмнарны чагыштырмача кимрәк жыя, үзләрен яхшырак хис итә.
Тик суның җылымса булуы мөһим. Төнгә каршы йогырт, кесәл эчеп куйсагыз да, комачауламас. Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынмасын өчен, ризыкны җылы килеш ашарга кирәк, – ди белгечләр. Әлеге киңәшләргә колак салыйк. Сәламәтлегебезне ныгыту үзебезнең кулыбызда икәнен онытмыйк.Резеда Исмәгыйлева әзерләде. Фото:нейрочелтәр