Урамнар ремонт эшләре сәбәпле ябыла
Пугачев – Больничная урамында канализация коллекторын реконструкцияләү буенча җир эшләре үткәрелү сәбәпле, 22 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябылачак.
Ябу участоклары:
- Пугачев урамы буйлап (Нариманов урамыннан Совет урамына кадәр) йөрү;
- Больничная урамы (Совет урамыннан Калинин урамына кадәр).
Яңа, Сөләйманова, Гатин урамнары буйлап урап узарга мөмкин.
- Машина йөртүчеләрдән алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын, альтернатив юлларны сайлап алуларын һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен төгәл үтәүләрен сорыйлар. Урында киртәләр урнаштырылган.