Ил тоткасы – хатын-кыз
Мәдәният. Сәнгать

Ил тоткасы – хатын-кыз

15 октябрь – Халыкара авыл хатын-кызлары көне. Әлеге уңайдан Х. Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда бик эчтәлекле бәйрәм чарасы оештырганнар.

Чара барышында Елховой һәм Түбән Абдул авылларының гүзәл затлары үзләренең авыл тормышыннан алынган тарихи һәм кызыклы вакыйгалары белән бүлешкәннәр.

Шулай ук берсеннән берсе кызыклы уенарда катнашып, җитезлекләрен,үзләренең аш-су пешерүгә осталыкларын курсәткәннәр. Түгәрәк өстәл артында Бөек Ватан сугышы елларында Елховой һәм Түбән Абдул авыллары хатын-кызлары күрсәткән батырлыклар турында да сөйләшү булган, музей экспозицияләрендә урын алган күркәм шәхесләр дә барланган. 

– Авылда яшәү, хезмәт итү – ул үзе бер батырлык. Замана кызларының барысы да диярлек бәхетләрен эзләп калага китсә дә, авылда калганнары бер дә үзләрен алардан бәхетсезрәк хис итми , күп очракта, киресенчә, тормышларыннан бик канәгать булып яши. Ә безнең Елховой һәм Түбән Абдул авылларында яшәүче гүзәл затларыбыз нәкъ менә шундыйлар, – ди музей мөдире Мәдинә Газизова.

Чыннан да,  гүзәл затлар авыл хуҗалыгында, азык-төлек җитештерүдә алдынгы роль уйный, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә табыннар икмәкле һәм ит-сөтле була. Авыл хатыны гомер-гомергә үзенең күркәм сыйфатларын җуймый - гади дә, уңган-булган да, җор телле дә ул. Туган нигезнең җылысын сак-лаучы, киңәшче, таяныч булып озак яшәгез, милләт аналары! Резеда Исмәгыйлева әзерләде