Татар-информ

Татарстан Рәисе Кубогы өчен көрәш: «Казан Экспо»да ике масштаблы роботлар көрәше узачак

Киләсе атнада, 30 һәм 31 октябрьдә, Kazan Digital Week кысаларында «Казан Экспо»да берьюлы ике масштаблы роботлар сугышы узачак. Яшь уйлап табучылар республика Кубогы өчен көрәшсә, халыкара чемпионатта дөньяның төрле почмакларыннан килгән командалар үзләренең технологик осталыкларын күрсәтәчәк.

30 октябрьдә «Татарстан Республикасы мини-роботлары сугышы буенча III ачык турнир» үтәчәк. Анда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмерләр катнаша. Республикабызның 19 районыннан килгән 31 команда 1,5 кг га кадәр авырлыктагы роботлары белән махсус рингта Татарстан Рәисе Кубогы һәм зур приз фонды өчен көрәшәчәк. Беренче урынны яулаучыларга 200 мең сум акча бирелә. Шулай ук жюри иң оригиналь инженерлык чишелешләрен дә билгеләп үтәчәк.

Икенче көнне, 31 октябрьдә, Robot Wars-2026 халыкара чемпионатының хәлиткеч бәйгеләре башлана. Анда биш илдән һәм Россиянең 10 төбәгеннән килгән пилотлар катнаша. Тамашачылар ике категориядәге сугышны күзәтә алачак: 16 яшькә кадәрге үсмерләр белән 1,5 кг га кадәрле җиңел роботлар һәм өлкән пилотлар белән 110 кг авырлыктагы гигант машиналар.

Ике ярыш та «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенең 3 нче павильонында узачак. 30 октябрьдә тантаналы ачылыш 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашучы буларак теркәлү 25 октябрьгә кадәр махсус сылтама аша түләүсез дәвам итә.