Көзге депрессиядән ничек котылырга?
Мең дә бер киңәш

Көзге депрессиядән ничек котылырга?

Көзен кешеләр бераз төшенкелеккә бирелә. Табигать шартлары да моңа йогынты ясый: көннәр кыскара, һава температурасы түбәнәя, яңгырлар эч поштыра башлый.

Активлык кими

Чыннан да, табигатьтәге үзгәрешләр кешенең эмоциональ халәтенә сизелерлек тәэсир итә. Табиблар  көн озынлыгының кыскаруы баш миендә серотонинның кимүенә китерүе турында әйтәләр. Нәтиҗәдә, кешенең активлыгы кими. Шуңа да, депрессияне яктылык терапиясе белән дәвалыйлар.

депрессиядән ничек котылырга

Көзге депрессиянең төп симптомнары түбәндәгедән гыйбарәт:

  • авыру төнлә йоклап китә алмый, ә көндезләрен йокымсырап йөри;
  • аппетит бозыла, я киресенчә ашау теләге арта;
  • күңел төшенкелеге, сәбәпсезгә борчылу, курку брлыкка килә;
  • кәеф еш үзгәреп тора.

Табибка барыгыз

Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйлыйсыз икән, бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Әгәр дә бу халәт вакытлыча гына, аңардан үз көчегез белән дә чыгарга була, дип саныйсыз икән, үзәк район хастаханәсе табиблары биргән киңәшләргә колак салыгыз.

депрессиядән ничек котылырга

– Иң беренче эш итеп ашау рационын җайга салыгыз. Менюга банан, хөрмә, цитруслы җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар кертергә тырышыгыз.

Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашасагыз ярый. Йоклау режимын җайга салу да мөһим. Көндез дә берәр сәгать булса да йоклап алырга тырышыгыз.

Мөмкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога белән шөгыльләнү, тренажер залларга, бассейнга барып кайту файдага булачак. Саф һавада булу бик файдалы. Кояшлы көннәрдә урамга, паркларга чыгып керегез.

Начар уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ераграк булыгыз.  Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз һәм күбрәк елмаегыз, – ди Әлмәт табиблары. Резеда Исмәгыйлева әзерләде. Фото: нейрочелтәр