Аяк киемендә кимчелек тапсаң, нишләргә?
Җәмгыять

Аяк киемендә кимчелек тапсаң, нишләргә?

Сорау - җавап. Көзге һәм кышкы аяк киемне күпләр җәйдән ташлама белән алып калырга тырышалар. Бу бик отышлы, ләкин аяк киемендәге җитешсезлек кия башлагач кына ачыкланса, нишләргә?

Сыйфатсыз товар 

Әлмәтле август башында базарда көзге аяк киеме сатып ала, ә сентябрь башында беренче тапкыр аны кия һәм ике көннән соң аяк киеменең табаны ярылганын күрә.  

Кулланучы сатучыга сыйфатсыз товарны алмаштыруны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин аңа аяк киеменә бары тик  ремонт ясап бирергә генә була дип  әйтәләр. Моны сатып алу вакытыннан бер айдан артык вакыт узган, сезонлы товарлар өчен гарантияле срок тиешле сезон җиткән вакыттан исәпләнә дип аңлаталар. 

сыйфатсыз аяк киеме

Сатучы хаклымы, әллә юкмы?

Кулланучының соравын без Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә юлларга булдык. Алар безгә түбәндәге җавапны бирделәр.

– Гарания сроклары регионга карап аерылырга мөмкин. Татарстан Республикасында алар түбәндәгедән гыйбарәт:  яз - 16 марттан 15 майга кадәр, җәй - 16 майдан 31 августка кадәр,  көз - 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр, кыш - 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр.

Әгәр аяк киеменә гарантия срогы билгеләнгән булса, анда җитешсезлек ачыкланган очракта кулланучы түләүсез ремонт ясатырга гына түгел, ә башка таләпләр куярга да хокуклы, мәсәлән, товарны алыштыру һәм акчаны кире кайтару.

Гарантия срогы булмаган очракта, аяк киемендәге җитешсезлеккә карата дәгъваларны дөрес вакытта, әмма сатып алу вакытыннан ике ел эчендә белдерергә мөмкин. Шул ук вакытта сатучы гарантия срогы билгеләнмәгән товарның кимчелекләре өчен җавап бирә, әмма бу  кулланучы аларның товарны кулланучыга тапшырганчы яки шул вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр аркасында икәнен исбатласа гына, – дип ассызыклый белгечләр һәм  кулланучыга сатучыга дәгъва юлларга тәкъдим иттеләр.

аяк киемнәрен саталар

Дәгъва

–  Кулланучының таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәгән очракта, ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, – дип ассызыклады белгечләр.

Әлмәтлеләргә белгечләрдән тагын бер киңәш – аяк кие-ме сатып алганда  аяк киеме салынган тартмадагы мәгълүматларның булу-булмавын барларга онытмагыз: аяк киеменең атамасы, җитештерүчесе һәм аның адресы булу зарур.

Аның өслегенең һәм эчлегенең нинди материалдан эшләнүе, моделе, артикулы, дәүләт стандартларына туры килүе,  төсе, үлчәме турында мәгълүматлар күрсәтелгән булуы шарт. Резеда Исмәгыйлева әзерләде. Фото: нейрочелтәр