Ир-ат үз гаебен таный.
Әлмәттә ир-атны кибеттән шампунь урлаган өчен 10 тәүлеккә кулга алганнар. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Кичке бишләр тирәсендә ир кеше сиздермичә генә прилавкадан дүрт шешә шампунь-бальзам ала да, түләмичә чыгып китте. Кибеткә зыян 2199 сум 96 тиен тәшкил иткән.
Судта ир-атның гаебен тулысынча исбатладылар. Эш материалларына ул имзалаган административ хокук бозу турында беркетмә, полиция хезмәткәрләренең рапортлары, кибет директорының гаризасы һәм ревизия акты кергән. Ир-ат утырышта үз гаебен таныды.