Түбән Мактама музее пионер булырга чакыра
Түбән Мактама бистәсе тарих музеенда "Могҗизалы мәктәп еллары" дигән күргәзмә даими эшли.
Анда мәктәп тормышының мәңгелек традицияләре, мәктәпләрдә укыту тарихы, белем бирүнең шәхес формалаштырудагы роле чагылыш тапкан. Экспозиция элекке укучыларда ностальгия уята, шул ук вакытта бүгенге укучыларны да битараф калдырмый. Әлеге экспозициянең икенче исеме дә бар. Ул да булса - "Пионер почмагы". Түбән Мактамада пионер оешмасы хәрәкәте 1949 елда бистәдә беренче мәктәп ачылуга барып тоташа. Музейга килегез, пионер вакытларыгызны искә алыгыз, дип чакыра безне музей хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia