Татарстанга эшкә килүче табибларга 500 әр мең сум акча биреләчәк
ТР Президенты билгеләп узганча, табиблар Әлмәткә рәхәтләнеп эшкә килә.
Аларны җәлеп итү өчен Татарстанның конкурентлы өстенлекләре җитәрлек. Лениногорск белән Түбән Каманы да белгечләр үз итә. Башка шәһәрләргә бу мәсьәләдә җиренә җиткереп эшләмәү генә комачаулый, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
500 мең сумны табиблар торак алу өчен беренчел взнос итеп файдалана алачак. Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килүче табибларга 500 әр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең 2013 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
500 мең сумны табиблар торак алу өчен беренчел взнос итеп куллана алачак. "Ел саен читтән килгән медицина хезмәткәрләренә 200 фатир алу өчен 100 әр миллион сум акча бүлеп биреләчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Шул рәвешле, республика шәһәр-районнарын ихтыяҗ зур булган югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү күздә тотыла, дип яза "Татар -информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа