20 октябрь көнне аш-су осталарын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Пешекче һөнәре осталык, түземлелек һәм көч таләп итә торган хезмәт.
Яшәргә дәрман бирерлек әлеге һөнәрдән борынгырак эш юктыр, мөгаен. Тамагы тук булмаган килеш беркемнең дә эшкә алынасы килми бит, шуңа күрә, пешекчеләр, аш-су осталары барлык катлам һәм төрле дәрәҗәдәге кешеләрнең барысына да кирәк.

Әлеге һөнәр ияләренең хезмәте җиңелләрдән түгеллеген һәрберебез бик яхшы белә - аларга көне буе аяк өстендә булырга, кызу плитәләр тирәсендә кайнарга, эш сәгатьләрен бик иртә башларга туры килә.
Осталарның телне йотарлык тәмле ашлары, күңел җылысы салып әзерләгән ризыклары тукландыра да, матурлыклары, пөхтәлекләре белән күзләрне иркәли, табыннарны бизи.

Ап-ак халатлы апалар
Пешекчеләр, русчалап әйткәндә, поварлар дигәч, минем күз алдына үзем укыган мәктәпнең ашханәсендә эшләгән ачык йөзле, ап-ак халат, калпак кигән көләч йөзле, чиста-пөхтә апалар күз алдына килеп баса.
Дөресен генә әйткәндә, нәкъ менә шушы пешекче апалар безне бәләкәйдән үк аш-су серләренә төшендерделәр, табак-савытны дөрес итеп юарга, өстәл көйләргә өйрәттеләр. Әлбәттә, без өйдә әниләргә дә булыша торган идек, ләкин мәктәптәге шушы булдыклы пешекче апаларыбыз безнең өчен чын мәгънәсендә «кухня королевалары» булды.
Мәктәптә укыган вакытта без пешекчеләрнең ярдәмчеләренә әверелеп, чиратлап аларга булыша торган идек. Кызганыч, хәзер мондый кизү торулар хәтта авыл мәктәпләрендә дә юк икән инде.
Бәлки шуңа күрәдер дә, пешекче һөнәрен сайлаучылар да хәзер бик аз. Мәктәп ашханәләрендә эшләргә теләүчеләрне дә табуы бик кыен.

Яңа Нәдер
Пешекчеләр көне уңаеннан без Яңа Нәдер авылы урта мәктәбендә кунакта булып, ашханә хезмәткәрләре белән якыннан танышып чыгарга булдык. Биредә балаларны кайнар, тәмле ризыклар белән Зәрифә Зәйнетдин кызы Михритдинова сыйлый. Пешекче үзенең хезмәтен бик яратып башкара. Яңа Нәдер авылына ул гаиләсе белән Үзбәкстан якларыннан кайтып төпләнгән булып чыкты.
– Яңа Нәдердә минем апам яши. Шуңа күрә дә 2012 елда якын кешем янына кайтырга булдык. Монда участок сатып алдык, йорт салдык. Өч бала үстердек, хәзер оныгым шушы мәктәптә 11 нче сыйныфта укый. Үзбәкстанда чагында мин политехник техникумны тәмамлап, заводта кадрлар бүлегендә эшләгән идем.
Монда кайткач, балаларым янәшәсендә булырга теләп, мәктәпкә эшкә урнаштым, башта техник хезмәткәр булдым, аннан соң, поварыбыз пенсиягә китү сәбәпле, ашханәгә пешекче булып күчтем. Яшьтән үк пешеренергә яратканлыктан, әлеге һөнәрнең бар нечкәлекләрен беләм, дип әйтә алам.
Хәзер инде менә биш еллап шушы эшемне бик яратып башкарам. Ярдәмче хезмәткәр Раушания белән бергәләп 130 лап балага аш-су әзерлибез. Укучыларны көненә ике тапкыр ашатабыз. Башта кечкенәләр, аннан зурлар керәләр. Эшебез иртән үк башлана.

Пешекче көне
Мисал өчен бүген килү белән су кайнатырга куйдык, ит тарткычтан ит чыгарып, котлетлар ясадык, макарон пешердек, кишер белән алмадан салат, җимешләрдән компот өлгерттек. Шуны да әйтәсем килә, мәктәпнең үз бакчасы бар, анда чөгендер, кишер һәм башка яшелчәләр үстерәбез, карлыган, чия күп була, аларны җыеп, кайнатма ясыйбыз, компот ябабыз, яшелчәләрне тозлыйбыз һәм көндәлек рационда кулланабыз.
Ә болай мин үзем камыр ризыкларын пешерергә яратам, өчпочмаклар, кабарт-малар телне йотарлык була. Азакта шуны гына әйтәсем килә - балаларның чын күңелдән «Апа, рәхмәт, бик тәмле булды» диеп әйтүләреннән дә кадерле сүз юк миңа, – дип тәмамлады сүзен Зәрифә Михритдинова.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, бүгенге көндә мәктәп ашханәсенә, чиста һәм каралган булуына да карамастан, заманча комплекслы ремонт кирәклеге күренә. Ремонт киләсе елга булыр, дигән өмет тә бар икән. Амин, шулай гына була күрсен.
Зәрифә һәм Раушания ханымнар кебек күркәм һәм булдыклы шәхесләрнең хезмәтләре тагын да уңайлырак булсын, дигән теләктә калабыз. Аларга һәм гомумән барлык пешекчеләргә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез.

Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет хөкем сөрсен. Хөкүмәтебез дә мәктәптә эшләүче бу игелек-ле хезмәт ияләрен онытмасын, аларның хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләп, хезмәт хак-ларын күтәреп торсын. Резеда Исмәгыйлева