Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә бер ханым кибеттән сөт сатып алган.
Өйгә кайткач пакетны кисеп ачсалар, аннан үле тычкан чыккан. Бу хакта социаль төркемнәрнең берсендә язганнар. Фотода - "Вкусняево" сөт пакеты, эчендәге тычкан белән. Хәбәрне язучы кеше әлеге ханымның Алабуга сөт заводына хәбәр итүен әйтә. Әмма аннан әлегә җавап килмәгән. Сөтне сатып алучы судка бирергә җыена ди.
Чыганак: http://v-chelny.ru