Тарттырылган түшәм аркасында ир үлгән
80 яшьлек ирнең үлемендә гап-гади ремонт сәбәпче була.
Питрәчтә янгын чыгып анда бер ир үлә.
Баксаң, ул йортта туганнары ремонт башлап, түшәм тарттыра торган булганнар. Бу вакытта саксызлык аркасында янгын чыга. Ике кеше төрле тән җәрәхәтләре ала, ә урын өстендә яткан 80 яшьлек ир үлә. 86 квадрат метрлы йортка хәзер ремонт тагын кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа