Бер кыз корал белән фото төшәргә җыенганда, очраклы рәвештә башына атып, авыр зыян алган.
Әлеге вакыйга Мәскәүдәге бер офиста була. 21 яшьлек хезмәткәр кыз компания каравылчысы калдырып киткән 9 мм калибрлы ИЖ травматик пистолеты белән истәлеккә селфи ясарга уйлый. Әмма ул уң чигәсенә ата. Кызны тиз арада "ашыгыч ярдәм" белән шифаханәгә озаталар. Хәзерге вакытта тикшерү уздырыла.