2026 ел ахырына Татарстанның 28 районында агротехнология сыйныфлары оештырылачак, аларда 1940тан артык укучы белем алачак.
Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагы өчен яшь белгечләр әзерләү проекты уңышлы рәвештә киңәя. Мәгълүм булганча, 2026 елның ахырына республиканың 28 районында агротехнология сыйныфлары эшләячәк.
Барлыгы 1940 мәктәп укучысы бу яңа юнәлештә белем алачак. Бу проект "Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү" дигән илкүләм проект кысаларында тормышка ашырыла һәм төп максаты – балаларда агроном, зоотехник, инженер һәм азык-төлек җитештерү белгечләре һөнәрләренә кызыксыну уяту.
Республика Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, мондый сыйныфлар балаларга заманча җиһазларда эшләргә, тәҗрибәләр ясарга һәм үз проектларын булдырырга мөмкинлек бирә.
Укучылар өчен төрле заманча юнәлешләр буенча дәресләр каралган. Алар нәтиҗәле терлекчелек, генетика һәм селекция, агроинжинерия, биотехнологияләр, кошчылык, чәчәк үрчетү һәм азык-төлек җитештерү серләренә төшенәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».