Әлмәтнең үзәк район хастаханәсендә масштаблы яңарту эшләре бара.
Әлмәтнең Үзәк район хастаханәсендә күләмле реконструкция эшләре уңышлы дәвам итә. Республика Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, медицина учреждениесендә бик күп уңай үзгәрешләр башкарылган.
Аерым алганда, бинаның тышкы кыяфәте — фасады тулысынча яңартылган, иске инженерлык челтәрләре һәм мебель яңаларына алыштырылган.
Медицина ярдәме сыйфатын арттыру максатыннан, хирургия бүлегенә һәм офтальмологиянең ике операция блогына капиталь ремонт ясалган. Хәзерге вакытта һәр палата заманча стандартларга туры килә: анда шәхси санитария бүлмәләре, кислород нокталары һәм шәфкать туташын чакырту өчен махсус төймәләр урнаштырылган.
- Шулай ук, нәни пациентларның да уңайлыгы турында кайгыртылган: балалар стационары янында ял итү өчен матур павильон төзелгән, уңайлы эскәмияләр куелган һәм йөрү юллары салынган.