Сабыйларны коткарырга МЧС чакырганнар
Әниләре чыгып киткәннән соң дүрт яшьлек малай ишекне бикләп куя.
Фатирда тагын аның белән дүрт айлык сабый да була. Әниләре ишекне ача алмыйча озак кына азапланганнан соң МЧС хезмәткәрләрен чакыртырга дигән карарга килә. Чөнки бу вакытта фатирда духовка кабызылган хәлдә калган була. Шулай итеп коткаручылар тәрәзә аша фатирга кереп балаларны коткара, фатир ишеген ача. Бу хәл Түбән Камада була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа