Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Полиция бүлегендә газапланган Казан кешесенә компенсация түләячәкләр, ә гаепле зат 4 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителгән

2009 елда законсыз тоткарланган һәм Казанның "Воровский" (хәзерге "Гагаринский") полиция бүлегендә җинаять кылуын тануны таләп хокук саклаучы тарафыннан җәфаланган Александр Алекссевка 45 мең сум компенсация түләячәкләр.

Бу хактагы карарны Казанның Вахитов районы суды кабул иткән. Зыян күрүче үзе рухи газапларын кимендә 250 мең сум белән бәяләгән булган.
Исегезгә төшерәбез, 2009 елда Алексеевны "Воровский" полиция бүлегендә бер тәүлеккә камерага япкан булганнар. Полиция хезмәткәре Владимир Кочнев, кылмаган җинаятьне танысын өчен, аны башын аягына тарттырып бәйләп, противогаз киертеп, клапаны аша төтен җибәреп җәфалаган. Җинаять эше кузгату өчен зыян күрүченең 3 ел вакыты киткән. Алекссевны газаплаган полиция хезмәткәрен 4 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Бу хакта "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250