Үсемлектән килеп чыккан наркотик матдәләр таратучы 62 яшьлек пенсионерны тоткарлаганнар.
Яшел Үзәндә яшәүче абзыйны тентү вакытында наркополиция хезмәткәрләре анда сату һәм куллану өчен әзерләнгән наркотик матдә тутырылган күп санда төргәкләр табалар. Фатирдан барлыгы 2 килограммнан артык әфьюн табылган. Абзыйның әйтүенчә, ул күптәннән бу начар гадәтне үз иткән. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хәзер яшелүзәнлегә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.