Мәгънәсез бәхәстә хатынын үтергән
8 Март бәйрәме көнне элеккеге мәктәп директоры, 55 яшьлек ханымны ире үтерә.
Алексеевск районындагы бер авылда яшәүче ир белән хатын бәйрәм табыны артында бәхәскә керә. Балалары әниләрен 8 Март белән котлаганмы-юкмы - гаилә шушы сорау буенча талаша башлый. Хатын "котладылар" дип белдерә, ир ышанмый. Ахырдан ул хатынының эченә каты итеп суга һәм эшкә чыгып китә. Өенә кайтып кергәч, ханымның үле гәүдәсенә тап була. Ир үз гаебен танып, полициягә мөрәҗәгатә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа