Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә 5 тапкыр мошенниклык өчен хөкем ителгән адәм тоткарланган

Ялган юл белән берәүнең 4 мең сум акчасына ия булган 32 яшьлек ир кеше тоткарланды.

Әлмәт эчке эшләр бүлеге мәгълүматларынча, берничә көн элек паспортын югалткан 44 яшьлек ир-ат әлеге борчуы турында дусты белән уртаклаша. Тегесе үз чиратында бу хәбәрне икенче бер танышына ирештерә. Соңгысының башында мәкерле план туа. Ул паспорт югалтучыга табылдык турында хәбәр итә һәм "кәеф-сафа кору" урынына чакыра. Очрашу хөрмәтенә бераз төшереп алгач, 32 яшьлек ир табылдык өчен 4 мең сумны алып кесәсенә сала да чыгып китә. Эшнең көтелмәгән борылыш алганын сизгән зыян күрүче аның артыннан урамга ташлана. Куып җитә, ләкин тегесе каршылык күрсәтә. Берничә секундтан аңа ярдәмгә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре килеп җитә. Ялган юл белән баерга уйлаучы моңа кадәр дә шундый җинаятьләре өчен 5 тапкыр хөкем ителгән Әлмәт кешесе булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250