Әлмәтнең кайбер ишегалларында юлларны ремонтлауга 50 млн сум акча тотылачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көнгә Чернышевский урамы,41, Толстой урамы, 3, 4, 5, 7 һәм Совет урамы, 197 нче йортлар ишегалларында эш бара.
Түбән Мактамада Комаров, Буденный, Чкалов, Каюмов, 8 Март, Гафиятуллин урамнарында һәм шәһәрдә Шоссейная урамының ЦДНГ-5 тән алып Казан-Оренбург автоюлына кадәрге участогында эшләр төгәлләнде. Болар 14 млн сум тотылган. Юл ремонтлау эшләрен августта төгәлләргә җыеналар.