Әлмәтлеләр шәхси гаражларына керә алмаулары турында "Халык контроле"нә шикаять язганнар.
Төзүчеләр проспектындагы 25 нче йорт янындагы гаражларга юлны ике яклап та каплаганнар. "Ипатьев" тулай торагы ягыннан үз белдекләре белән койма һәм капка ясаганнар да чүп-чар тутырганнар. Икенче яктан автостоянка тоташ койма куйган. Кешеләр үз гаражларына барып җитә алмыйча интегә.