Әлмәтле бер белмәгән кешегә 80 мең сум акча тоттырган
Тормыш - яшәеш

Әлмәтле бер белмәгән кешегә 80 мең сум акча тоттырган

83 яшьлек әби кырыгалдар тозагына эләгүен соңрак кына абайлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Әбинең фатирына берәү кереп, аның туганын белүен хәбәр итә. Имештер Пермьда яшәүче энекәшен белгән хатын туган ягына кайтып китәргә теләк белдерүен әйтә. Чәй өстәле артында сөйләшү кырыгалдар хатын теләгәнчә уза һәм 60 мең штрафын түләр өчен әби аңа ул сумманы бирергә ризалаша. Моңа өстәп тагын 20 меңен алып хатын өйдән чыгып сыза. Алдануын белгәч, 83 яшьлек әлмәтле полициягә китә. Хәзер тикшерү бара.