Әлмәт таксистлары кеше урынына хәмер ташыган
Тормыш - яшәеш

Әлмәт таксистлары кеше урынына хәмер ташыган

Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге һәм ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләре бер таксистны тоткарлыйлар.

Ул законлы юл белән кешеләр ташу урынына законсыз рәвештә Казахстанда җитештерелгән, акциз маркалары булмаган хәмер ташу белән шөгыльләнә.

Әлеге ир хәмергә документларын күрсәтә алмаган. Нәтиҗәдә аннан 24 литр алкогольле эчемлек тартып алынган. Намуссыз таксистка карата административ беркетмә төзелгән. Административ тикшерү бара.