Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы укучылары “Батырлык урыны – Әфганстан” бәйгесендә җиңде

Узган елның 15 сентябреннән быелның февраленә кадәр республика балалар иҗаты конкурсы үткәрелде.

Балаларга һәм үсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатында аны "Республика балалар китапханәсе" , Татарстан хәрби комиссариаты һәм ДОСААФ төбәк берләшмәсе оештырды.

Бәйгегә 10-14 яшькәчә балалар туганнары яки якташларының Әфганстанда интернациональ бурыч үтәүләре турында хикәяләр, иншалар тәкъдим итте. Конкурста Татарстанның 41 муниципаль районыннан 1619 бала катнашкан.

50 җиңүче арасында Әлмәт үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларына йөрүчеләр дә бар. Алар - Урсалыдан Татьяна Рыжикова (14 яшь), Рус Акташыннан Анастасия Васильева (13 яшь).

"Батырлык урыны - Әфганстан" конкурсының республика этабында җиңеп чыккан балаларның һәммәсенә дә оештыручылардан Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса