Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт кызы экология сагында

Экология елы уңаеннан Түбән Камада "21 нче гасыр яшьләренең интеллектуаль потенциалы" республика фәнни-практик конференциясе узды.

Анда Әлмәт медицина көллияте студенты Рузилә Кашина "Экология һәм тормыш-яшәеш иминлеге" секциясендә икенче урынны яулады. Рузилә фәнни җитәкчесе А.Ю. Рафаилова кул астында пластик шешәләрнең зарарын раслый торган фәнни эш яклады. Безнең көннәрдә көн саен миллионлаган пластик шешә җитештерелә. Зур булмаган шәһәр һәр айны 20 тоннага якын пластик шешәне утильләштерә икән. Рузилә Кашина үз эшендә пластик шешә җитештерү тарихына тукталган һәм аларның кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен ни дәрәҗәдә зарарлы булуын раслаган. Пластик шешә составында бисфенол А дигән зарарлы матдә бар икән. Ул суга яки сыеклыкка үтеп керә, аннары кеше организмын зарарлый. Шунлыктан көнкүрештә бушаган пластик шешәләрне кабат файдаланудан тыелырга, алар урынына пыяла яки полипропилен шешәләрдән файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса