Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт кешесенең игътибарлы булуы машина каракларын тоткарларга ярдәм итә

22 июньдә Әлмәт полициясенә 40 яшьлек ир-ат шалтыратып күршеләре белән берлектә машина каракларын тоткарлаулары һәм хокук сакчылары килгәнче үзләрен җибәрмичә торулары турында хәбәр итә.

Вакыйга булган урынга тиз арада оператив-тикшерү төркеме җибәрелә.

Бу төнне зыян күрүче ир-атның күршесе йокысызлыктан интегеп, балконга чыга. Тик аңа табигатьнең матурлыгы белән озак хозурланырга туры килми: ике яшь кеше йорт ишегалдына куелган күршесенең "алтылы" машинасының ишеген ачу белән мәшгуль була. Ул күршесе һәм полициягә шалтыраткан вакытта караклар машинаның арткы тәрәзәсен ватып, эчкә үтеп кереп, аны кабызып җибәрергә маташалар. Әлеге йорттан йөгереп чыккан ир-атларга да исләре китми аларның: башлаган эшләрен төгәлләргә ниятлиләр.

Тикшерү күрсәткәнчә, спиртлы эчемлекләр кулланудан шактый кәефләнеп алган 18 һәм 19 яшьлек әлеге затларга Түбән Мактамага кадәр барып җитәргә кирәк була. Шуңа да озак уйлап тормастан машина урларга уйлый алар. Каракларның берсе агымдагы елның гыйнварында шушындый ук җинаять өчен хөкем ителгән була. Икенчесе исә Россия ЭЭМның Лениногорск районы буенча бүлеге тарафыннан эзләүгә бирелгән булып чыга. Хәзерге вакытта машина хуҗасына кайтарып бирелгән.

Машиналар белән бәйле караклыкны кисәтү максатыннан хокук сакчылары төнгегә машиналарны гаражга яки түләүле машина кую урыннарына урнаштырырга һәм сигнализация куярга киңәш итә.

Резедә Мөхәммәтдинова

Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге пресс-секретаре

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250