Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җитәкчелегендә үткән җыелышта Әлмәт имамнары бәйрәмне үткәрү хакында сөйләштеләр.
5 июль көнне иртүк барлык мәчетләрдә бәйрәм намазлары, аннары гает намазы укылачак.
13.00 сәгатьтән шәһәр паркында гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Анда программага ярышлар, призлар тапшыру, балалар өчен конкурслар, пылау белән сыйлану кертелгән.