Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүче Гран-при отты

Чаллыда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Без барысын да булдырабыз» дип аталган музыка һәм сәнгать республика бәйгесе төгәлләнде.

Анда Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Мамадыштан һәм республиканый кайбер авылларыннан 405 бала катнашты. Бәйгедә башлыча коррекция учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар катнаша.

Әлмәтнең балалар йортында тәрбияләнүче Павел Константинов «Маленький блюз» җырын башкарып бәйгенең Гран-приена лаек булды. Барлык балаларга истәлекле призлар таратылды. Шәһәрдәшебезне җиңүе белән котлыйбыз!

Бәйге балаларның иҗади үсешенә булышлык итә һәм олы тормышка юл булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса