Кызның апалары фаҗиганың кайбер якларын ачыклауга ирешкән.
Шушы көннәрдә Карелиядәге җәйге лагерьда 14 баланың гомере өзелде.
"Аларның төнлә күлгә йөзәргә чыгулары бик сәер. Шторм иде бит. Алдан һәрвакыт һәм һәркемне кисәттеләр. Алар лагерьда рация аша элемтәдә торалар, шуңа да ни булганын белә алалар иде", - ди исән калган баланың апасы.
Кызның икенче апасы фаҗига булганнан соң мәгълүмат ала алмыйча озак җәфалануларын сөйләгән.
"Миңа әни шалтыратып бу хәбәрне җиткерде. Мин төрле службаларга шалтырата башладым. Бер сәгать вакыт узгач кына сеңлемнең исәнлеген белә алдым", - дигән ул.