Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Исерек капитан гаебе белән “Полесье–8” теплоходының баржа белән бәрелешүе нәтиҗәсендә алты кеше батып үлгән, 47 кеше яраланган

17 августта Омск янында Иртыш елгасында "Полесье-8" теплоходы йөзеп барган җиреннән баржа белән бәрелешә. Бу вакытта теплоходта 56 кеше була.

Каза нәтиҗәсендә алты кеше батып үлә, 47 кеше яралана. Бүгенге көндә 30 кеше шифаханәдә ята аларның 12се реанимация бүлегенә урнаштырылган. Бер казага эләккән кеше авыр хәлдә Мәскәүгә озатылган. Хәлләре "уртача" булган яралылар арасында 7 бала да бар. Елгага ягулык агып чыккан.

Теплоход капитаны кулга алынган, аның аек булмаган килеш идарә итүе турында да хәбәр ителә. Бүгенгесе көндә әлеге һәлакәт буенча җинаять эше ачылган.
Баржада йөзгән команда теплоходның үзләренә таба килүен күреп, читкә китү ягын карыйлар, тик аның зур булуы бәрелештән качарга мөмкинлек бирми. Бәхеткә, "Полесье" баржага бәрееп аның читенә эләгеп кала. Бу хәл булмаган очракта ул шунда ук су төбенә китәр һәм анда зыян күрүчеләр саны тагын да күбрәк булыр иде, дип искәртә белгечләр.
Ике ел элек 2011 елның 10 июлендә Иделдә "Булгария" көймәсе баткан иде. Көймәдә булган 211 кешенең 122-се, шул исәптән дистәләрчә бала батып үлде.

"Российская газета"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса