Тормыш - яшәеш

Бурычлылар арасында әлмәтлеләр дә бар

Татарстан халкы банкларга барлыгы 26 млрд сум акча түләргә тиеш, дип хәбәр итә ТР буенча УФССП идарәсе матбугат хезмәте.

Суд приставлары 25,7 млрд сум акчаны кайтару өчен 84 меңнән артык кешегә эш ачкан. Кредит оешмаларына барлыгы 1,3 млрд сум кайтарылып бирелгән. 4 кешегә исә кредитны вакытында түләүдән качып йөргән өчен җинаять эше ачканнар. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар.