Әлегә кадәр әлеге телевизион канал 233 баланы гаиләле итеп өлгергән.
Беренче каналда барлыкка килгән проект бөтен Россия буенча ятим балаларга видеопаспорт булдыру өстендә эшли. Бу эш Татарстанда да алып барыла. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстандагы балалар хокукы яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина теләктәшлек белдергән процесс барышында ата-анасыз калган балаларның паспортлары төзелә. Әлеге система ярдәмендә булачак әти-әниләргә уллыкка яки кызлыкка алырга җыенган бала турында видеомәгълүмат туплана. Анда баланың сәламәтлеге, холкы, гадәтләре, ниләр белүе, ниләр эшли алуы хакында тулы информация бар. Шулай итеп берсе әти-әни булу бәхетенә, икенчеләре гаиләле ятимлек ачысыннан котылуга ия булырга мөмкин.
«Видеопаспорт» белән хезмәттәшлек иткән алты ел дәверендә 311 бала хакында тулы мәгълүмат тупланган, шуларның 233 е әти-әниле булган.
Якындагы ике атна эчендә Беренче канал тагын 50 балага видеопаспорт булдырырга ниятли.