Татарстанда коткаручылар сигез яшьлек малайны балалар тавыннан төшергән
Әлмәттә коткаручылар 4 метрлы балалар тавына менгән 8 яшьлек малайга ярдәмгә килгәннәр.
Татарстанда коткаручылар сигез яшьлек малайны балалар тавыннан төшергән
Әлмәттә коткаручылар 4 метрлы балалар тавына менгән 8 яшьлек малайга ярдәмгә килгәннәр. Әлеге хәл Тельман урамындагы йорт ишегалдында булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе.
Бала агач тауга менгән, ләкин төшәргә теләп, аяклары белән баскычка баса алмаган. Малай, куркып, тотынып кала. Бала үзе генә йөри, аның әти-әнисе бу вакытта эштә була.
Шаһитлар «112» телефоны буенча шалтыраткан. Урынга килгән коткаручылар өч тезле баскыч ярдәмендә баланы җиргә төшергәннәр, шуннан соң профилактик тикшерү өчен медикларга тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia