Түбән Мактамада һәм Әлмәттә ишегалларының йомгаклау бәйрәмнәре узды
Җәмгыять

Түбән Мактамада һәм Әлмәттә ишегалларының йомгаклау бәйрәмнәре узды

Кунаклар өчен концерт программалары, мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар оештырылды. Иң активларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бер үк вакытта ике ишегалды территориясендә «Татарстанда җәй» кысаларында төзекләндерү эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәмнәр узды. Түбән Мактамада Вахитов урамы, 14 адресы буенча ишегалды яңартылган, ә Әлмәттә Ленин урамы, 123, 123в һәм 125 йортларның ишегаллары яңартылган. 2026 елда Әлмәт районында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» программасы буенча барлыгы 24 ишегалды территориясе яңартылган.

  • Ишегалларында асфальт түшәмәләр тулысынча яңартылган, яңа эскәмияләр һәм урналар куелган, заманча яктырту җайланмалары монтажланган, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган.