Әлмәт табиблары катаракталы 700дән артык пациентның күрү сәләтен кайтарган
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары катаракталы 700дән артык пациентның күрү сәләтен кайтарган

Операция 15 минут дәвам итә, ди табиблар.

Әлмәт офтальмологлары 3D җиһазлар кулланып, сигез ай эчендә 700дән артык кешегә күзләре күрүне кайтарган. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Аз травматик методлар ярдәмендә операция җөйләр салмыйча нибары 15 минут дәвам итә.

  • Табиблар соңгы буын линзаларын куллана, алар теләсә кайсы ераклыкка төгәл күрергә мөмкинлек бирә. Пациентлар ОМС полисы буенча бушлай ярдәм алырга яки түләүле хезмәтләр кысаларында премиаль имплантлар сайларга мөмкин.

Табиблар билгеләп үткәнчә, күрү операциядән соң якын арада пациентларга кире кайта. Бу кешеләргә күзлексез күнегелгән тормышка тиз әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирә.