Әлмәт пенсионерын миллион сумга алдаганнар
Җинаять һәм җәза

Әлмәт пенсионерын миллион сумга алдаганнар

Оперативниклар схеманың калган катнашучыларын эзли.

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре пенсионердан миллион сум акча алган курьерны тоткан. Мошенниклар хатын-кызны аның дәүләт хезмәтләрендәге аккаунты гамәлдәничыгарылган һәм аңа 1,5 млн сумлык кредит рәсмиләштергәннәр дип ышандыра.

Җинаятьчеләр корбанны барлык акчаларны алып, аларны курьерга тапшырырга мәҗбүр иткәннәр, кодлы сүзне «авыл» дип атаганнар. Хатын-кыз акчаны кире кайтаруны бер атна көткән, әмма нәтиҗәдә полициягә мөрәҗәгать иткән. Шикләнелүчене Йошкар-Олада тоткарлыйлар.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Курьер хәзер сак астында, оперативниклар схеманың калган катнашучыларын эзли.