Татар-информ

Россия – Иран матчына билетлар сату башланды

Казанда узачак иптәшләрчә уенга билетлар 500 сумнан башлана. Аларны «Яндекс Афиша» сайты аша гына сатып алырга мөмкин, ә Fan ID таләп ителми.

Россия футбол берлеге 2026 елның 29 сентябрендә Казанда узачак Россия һәм Иран җыелмалары арасындагы иптәшләрчә уенга билетлар сатудан хәбәр итте.

Матч «Ак Барс Арена» стадионында Мәскәү вакыты буенча 19:30 сәгатьтә башланачак. Билетләрнең минималь бәясе 500 сум тәшкил итә, ә сатып алу «Яндекс Афиша» порталы аша гына мөмкин.

  • Иптәшләрчә матчлар өчен җанатар паспорты (Fan ID) кирәкми. 5 яшькә кадәрге балалар якын туганнары озатуында аерым урынсыз бушлай керә ала. Чикләнгән мөмкинлекле тамашачылар 25 сентябрьгә кадәр mgn@rfs.ru электрон адресына гариза калдыра ала.