Аллаһ та сакланганны саклармын дигән...
«Гражданнар! Игътибар! Саклану урыннарына төшегез!..» Бу шомлы, җан өшеткеч авазларны без элек сугыш турындагы иске фильмнарда гына ишетә идек. Ул вакытта бу тавышлар ерактагы тарихның кайтавазы кебек кабул ителә иде.
Ә бүген... Әлеге сиреналар безнең реаль тормышыбызга, шәһәр урамнарына бәреп керде. Колакны ярып, күңелгә шом салучы бу тавыш — бүгенге көннең ачы дөреслеге. Аны кабул итүе авыр, акыл моңа күнегергә теләми, ләкин чынбарлык бездән уяулык таләп итә.
Сакланырга кирәк — монысы бәхәссез. Әмма төп сорау ачык кала: кайда сакланырга, кая качарга?
Сиреналар көндез, эш сәгатьләрендә яңгыраса, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында тәртип саклана кебек: балаларны оешкан рәвештә биналарның подвалларына төше-рәләр. Кечкенәләр өчен бу кызыклы уен кебек тоелса, өлкән сыйныф укучылары да әлегә бу куркынычның асылына төшенмәскә мөмкин. Ә менә олылар... Күпләребез «кая барыйк инде?» дип, кул селтәп үз өйләрендә кала. Урамдагылар да, гомер буе ашыгып өйрәнгән гадәт буенча, үз мәшәкатьләре белән чабуын дәвам итә.
Шәһәр хакимияте моннан бер-ике ел элек үк куркыныч туган очракта халык төшәргә тиешле урыннарның исемлеген, мәгълүмат чыганакларын әзерләгән иде. Кәгазьдә һәм исемлекләрдә бар да тәртиптә кебек: имеш, йорт подвалларында саклану өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган яки тудырылачак...
Минем үз йортым да шул исемлеккә кертелгән. Ләкин чынлыкта анда сакланып булырмы? Шул сорауга җавап эзләп, сиреналар яңгыраган вакытта махсус чыгып карадым. Нәтиҗә бер дә ышаныч тудыра торган түгел: идарәче компаниядән бер кеше дә килеп подвал ишеген ачмады. Ишеккә авыр йозак эленгән. Хәер, авылларда хуҗаның өйдә юклыгын аңлатып, капкага таяк терәп киткән кебек кенә бу — йозак бар, ачкычы кайда — билгесез. Куркыныч килгәндә ул йозакны теш белән кимереп ачып булмас бит!
Алда — яллар, якты бәйрәмнәр. Халык урамнарга, тантаналы чараларга чыгачак. Кемнәрдер авылларга, бак-чаларга ашыгачак. Шәһәр янындагы бакчалар юкка чыгып барган заманда, халык ераккарак китәргә тырыша. Менә шундый вакытта күкне ярып сирена чиный башласа, кем кая барыр? Авыл халкы нишләр?
Әлбәттә, Аллаһ сакласын, дип телибез. Ләкин Раб-быбыз да: «Сакланганны саклармын», — дигән. Бәлки бу хакта һәрберебезгә үзебезгә уйлану кирәктер? Идарәче компанияләрне селкетеп торырга, авыл җирлекләрендә саклану урыннарын белешергә вакыт җитмәдеме? «Еламаган балага имезлек бирмиләр», ди халык мәкале. Без үз кур-кынычсызлыгыбыз өчен үзебез кайгыртмасак, безнең өчен аны беркем дә эшләмәячәк. Уяу булыйк, җәмәгать!
Сирена авазын ишетсәгез, сәбәбен аңлатуларын көтегез. Тавыш көчәйткечләр аша җиткерелүче хәбәрне ахыргача тыңлагыз яки ашыгыч хәбәр белән танышу өчен кичекмәстән телевизор (беренче мультиплекс каналлары) яки радио кабызыгыз. Анда килеп туган хәл турында, куркынычның нидән гыйбарәт булуы, иминлек чаралары һәм гамәлләр тәртибе турында аңлатылачак. Хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
Шулай ук смартфонда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аянычлы нәтиҗәләрен бетерү буенча бердәм дәүләт системасының (РСЧС) смс-хәбәрләрен, «МЧС России» мобиль кушымтасындагы пуш-хәбәрләрне карагыз.
Бирелгән инструкцияләр нигезендә эш итегез.
Алынган хәбәр турында якыннарыгызга, күршеләрегез һәм таныш-белешләрегезгә җиткерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia