Әлмәттә сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы» старт алды
Әлеге акция ел саен апрель аенда уза.
Әлмәттә сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы» старт алды
«Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында 6 апрельдән Әлмәт районында ел саен 7 апрельдә уза торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы» старт алды. Төп максат — авыруларны профилактикалау һәм һәркемне актив яшәү рәвешенә күчерү.
Үрнәкне шәһәр администрациясе коллективы, «Татнефть» төркеме хезмәткәрләре күрсәтте. Акциягә шулай ук спорт мәктәпләре, хезмәт коллективлары, ветераннар советы, мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм администрация хезмәткәрләре кушылды.
Катнашучылар 15 минутлык актив күнегүләрнең көне буе энергия бирә алуын исбатладылар. Бу үз графигында һәркем таба ала торган минимум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia