Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Карны кем чистартырга тиеш

Карны кем чистарта?

Редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр арасында юлларны һәм ишегалларын нинди оешма кардан чистартырга тиешлеге турындагы сорауны еш күтәреп чыгалар. Моннан тыш бина түбәләрендәге бозларга кагылышлы сораулар да күп яңгырый. Бу уңайдан торак инспекциясе белгечләре әлмәтлеләргә түбәндәге аңлатманы бирә. 
– Чыннан да, кардан һәм боздан чистартуга кагылышлы мәсьәлә күпләр өчен буталчык булып тоелырга мөмкин, әмма чынлыкта барысы да шактый гади. Иң мөһиме - бу территориянең кемнеке булуын гына билгеләргә кирәк. Әгәр сез күп фатирлы торак йортта яшисез икән, ишегалларындагы карны, түбәләрдәге һәм тротуарлардагы бозны чистарту өчен сезнең идарәче компания (ИК) яки ТМШ (ТСЖ) җаваплы. Бу аларның турыдан-туры бурычы. Шәһәр урамнарындагы юлларны, тротуарларны кардан арындыру өчен шәһәрнең коммуналь хезмәтләре җаваплы. Алар чисталыкны даими күзәтеп, тикшереп торырга тиешләр. Шәхси предприятие яки оешма булса, биләмәләрне кардан чистарту өчен аларның хуҗасы җаваплы. Шәһәрнеке (муниципаль) булган юллар өчен җирле хакимият органнары җавап бирә. Ишегалдындагы карны җыештырмаган очракта кыю рәвештә торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без әлеге проблеманы тиз арада чишәрбез. 
Кем җавап тотачак?
Һава торышы еш үзгәреп тору сәбәпле түбәдән яки балконнан боз сөңгеләре төшү очраклары ешая. Шундый хәл булган очракта, моның өчен кем җавап бирәчәк? Торак инспекциясе белгечләре әлеге җитди сорауга да аңлатма биреп киттеләр. 
– Күп фатирлы торак йортларның түбәләре уртак милек булып санала. Идарәче оешмалар яки алар тарафыннан җәлеп ителгән подрядчылар әлеге милекне тиешенчә карап тоту өчен милекчеләр алдында җаваплы булалар. Йортларны карап тоту – аларның төп бурычы. Йорттагы улакларны һәм асылмаларны чистарту да аларга йөкләтелгән. Йорт түбәләреннән боз сөңгеләрен җыештыру белән идарә итүче компания яки аның белән мондый хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзелгән оешма шөгыльләнә, димәк, алар җаваплы. Ә менә балконнар һәм балконнарның үзирекле урнаштырылган кыеклары гомуми милеккә керми, ә торак милекчесенең шәхси милеге булып тора. Әмма аларны тоту өчен җаваплылык милекчедә дә, идарәче компаниядә дә. Милекчеләр үз балконнарын һәм кыекларын карап тоту өчен җаваплы булуга да карамастан, аларны җыештыруны идарәче компания яки ул яллаган подрядчылар башкарырга тиеш. Милекчегә нишләргә? Әгәр дә сез үз балконыгызның тышкы ягында боз сөңгеләрен күрсәгез, сез бу хакта идарәче компаниягә язмача хәбәр итәргә бурычлы. Әгәр идарәче компания сезнең мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырган икән, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирергә кирәк. Әгәр дә сез бу адымнарны ясамагансыз икән, ә балконыгыздан яки кыектан боз сөңгесе килеп төшеп кемгә булса да зыян китергән икән, сезне зыянны капларга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Моны белеп тору мөһим. Торак булмаган бинадан төшкән кар һәм бозлар өчен аның милекчесе җавап бирә. Милекче турындагы мәгълүматны  Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры аша табарга мөмкин. 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса