Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Анагызның... пенсиясен безнең банкка күчерсәгез...

Көн туды исә кырыгалдарлар турында хәбәр ишетәбез. Сөйли торалар, яза торабыз, алдый торалар һәм алданалар. Ә ник алданмаска?

 

 

Алданырга бит сәбәпләр җитәрлек. Халык бит курка. Кемгә ышанырга белми. Картлар белән яшьләр генә алдана дип тә булмый. Бер дигән саллы, затлы, акыллы кешеләрне дә төп башына утыртып куялар. Рәттән алдыйлар, рәттән алданалар.

Шулай инде, үзебез турында булган мәгълүматны бөтен җиргә биреп, таратып чыктык бит. Кайда сорыйлар, вак итеп язылганны укып тормый гына имза куябыз. Кайсыларын ышандырырлык итеп сорыйлар яки кушалар, шунда бөтенесен бәйнә-бәйнә язабыз.

Менә телевизорда бер банк реклама ясый. Пенсионерларның пенсияләрен фәлән банкка күчерсәгез, өстәп 3 мең акча бирәбез, ди. Имеш безнең өлкәннәребезне кайгырталар, аларның тормышларын җиңеләйтергә телиләр. 3 мең хәер өстиләр. Алай гына да түгел, алар әле пенсионерларның балаларына да мөрәҗәгать итәләр. Кешеләрнең күңел кылларына чиртеп алырга тырышалар. Кечкенә чакта сезне җитәкләп йөрткәннәр иде, хәзер сез кулларыннан тотып алып барыгыз, диләр. Без ышанычлы банк диләр. Шул кадәр дә матур итеп сөйлиләр, бер генә дә кырыгалдарлардан ким түгелләр. Моны бит телевизордан күрсәтәләр, реклама ясыйлар.

Безнең банклар, банкирлар пенсионерлар турында кайгырткач, нишләп соң эшче пенсиягә китәр алдыннан оешма җитәкчесе белән сөйләшеп, пенсияләрен шул банк аша ала торган, шунда саклый торган итеп эшләмәскә?! Лаеклы ялга киткәннән соң, ник этне ирештергән кебек, бер банктан икенче банкка күчерегез дип, кодалап ятарга... Кеше башы катырып.

Ә бит кырыгалдар дигәннәре дә шулай сөйли. Тик алары телефоннан. Шулай ук акчаларны икенче банкка күчерергә кушалар, ышанычлы сакланачагына вәгъдә бирәләр. Ничек ышанмыйсың инде?!

Тагын бер нәрсә, ул пенсио-нерларга банкның кредит бирүләре. Кредит бирмәскә аларның эшләмәүләре дә сәбәп булмый.  Әллә алар шулкадәр дәрәҗәдә зур пенсия алалармы? Кредитларын түләргә ышанычлары нык димәк! Гаҗәп бит. Мин, эшләп торган кеше, ике ай буе кредит ала алмадым. Имеш, минем эш килешүенең вакыты чыгып, яңа килешү төзегәннән соң 3 ай вакыт үтмәгән. Кайсы машинаны залогка куярга кушты, кайсыларында процентлары баш китәрлек иде. Бер банктан сорап керүгә, әллә нинди банклардан үз тәкъдимнәрен әйтеп шалтырата башладылар. Алай гына да түгел, картага хезмәт хакы күчү белән банклар «хәрәкәткә» килә.

Иң гаҗәбе кырыгалдарлар алган акчаларның күләме. Әйтик, Самарадагы пенсионер 430 млн.сум акчасын кырыгалдарларга биргән дип язалар. Бу бит 4 тә, 40 та түгел. Ә 430 млн. сум! Бу нинди пенсионер булган да, кайда, кем булып эшләгән икән?!

Кемнеңдер тиенләп җыйганнарын тартып алалар. Берәүләрнең, халык шагыйре Г. Афзал әйткәндәй, «Ходай белми салса, белеп алган инде» дип әйтерлекләрен алалар бугай. Артыгын. Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр инде бездә.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса