Апрельнең соңгы эш атнасы нибары өч көн дәвам итәчәк.
Апрельнең соңгы эш атнасы 28 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу 2025 елның җитештерү календареннән күренә. Шул ук вакытта пәнҗешәмбе, 1 май, ял көне булып санала. Димәк, чәршәмбе, 30 апрельдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарачак.
Кыска эш атнасыннан соң россиялеләрне озын яллар көтәчәк – алар 1 майдан 4 майга кадәр дәвам итәчәк. Ял көне, 4 гыйнвар, җомгага, 2 майга күчерелде. 2025 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында барлыгы 120 көн ял итәчәк. Аерым алганда майда Татарстан халкын 13 көн ял көтә.