Әлмәттә түбәләрдәге боз сөңгеләреннән арыналар
Тирә-ягыңа гына түгел, ә бер аска, бер өскә карап йөрер вакыт җитте.
Язгы чорга аяк басканда һава температурасы уйнаклап тору нәтиҗәсендә күпкатлы торак йортларның түбәләрендә боз сөңгеләре барлыкка килә, кыш буе чистартылмыйча, шунда өем булып яткан карлар да җитди куркыныч тудырырга мөмкин.
Бигрәк тә кешеләр көн саен йөри торган урыннарда - подъезд алларында, кибетләрдә, тукталышларда, юл буйларында сак булу сорала. Идарәче компанияләр дә, предприятие, оешма һәм кибет хуҗалары да моңа бүгенге көндә «бармак аша» карый. Бу җирле әһәмияткә ия мәсьәлә, шуңа күрә муниципаль хакимият органнары тарафыннан тиешле контроль тәэмин ителүе шарт. Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчелеге барлык җаваплы оешмаларга ситуацияне контрольдә тотарга әмер бирде. Бу атнада экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре урамнарны, ишегалларын да карап йөрделәр. Алар кешеләргә куркынычсызлык тудырган урыннарны фотога да төшереп алдылар. Чыннан да, бу бик җитди мәсьәлә. Артык зур булмаган боз сөңгесе дә түбәдән сәгатенә 60 километргача тизлек белән очып төшә. Бу үз чиратында бәхетсезлек очракларына, имгәнүләргә китерергә мөмкин. Кар, боз сөңгеләреннән узып баручы җәяүлеләр генә түгел, йорт янында калдырылган автомобильләр да зыян күрергә мөмкин бит әле.
Торак инспекциясе белгечләре исә кар, боз сөңгеләре төшү ихтималын күргән очракта фотога төшереп, әлеге фотофактларны дәүләт хезмәтләре аша юлларга киңәш итә.
- Төгәл мәгълүматлар (адрес, фото, тасвирлама) никадәр күбрәк булса, без чараларны шулкадәр тизрәк кабул итә алачакбыз, - ди алар.
Закон нигезендә ишегалларын һәм торак йортларны тиешле тәртиптә тотмаган өчн штрафлар да саллы анысы. Мисал өчен, торак милекчеләре ширкәтләренә (ТСЖ) бу уңайдан 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Хәтерегездә булса, узган елларда дистәләгән идарәче компания эшчәнлекләрен сыйфатлы алып бармаганнары өчен административ җаваплылыкка тартылганнар иде. Ә штрафлар чыннан да шактый - унбиш мең сумнан алып утыз мең сумга кадәр.
Менә шулай. Сакланганны Аллаһ та саклармын дигән кебек, аяк астына гына түгел, баш очына да карап йөри күрегез инде, хөрмәтле әлмәтлеләр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа