Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшүсмерләр тукталышка рәсем ясаганнар

Инцидент видеокүзәтү камерасына эләккән.

Әлмәттә бер төркем яшүсмерләр Ленин урамындагы тукталыш павильоны пыяласына маркер белән рәсемнәр ясаган. Инцидент видеокүзәтү камералары тарафыннан теркәлгән, язма алга таба тикшерү өчен хокук саклау органнарына тапшырылган, дип хәбәр итә Әлмәт администрациясе матбугат хезмәте.

 Хакимият ата-аналарны үз балаларына җәмәгать милкенә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерергә чакыра.

«Ата-аналарны тагын бер кат балаларга шәһәрдә булган хәлләрне башка кешеләр дә, безнең кунаклар да күрә дип аңлатырга чакырабыз. Җәмәгать милкенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру мөһим. Мондый гамәлләрне яңа объектларда да, элек урнаштырылган һәм төзекләндерелгән объектларда да башкарырга ярамый», - дип мөрәҗәгать иттеләр шәһәр халкына.

Фото: скриншот видео 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса