Мошенниклар кеше исеменә рәсмиләштергән кредитларны түләргәме?
Аферистлар рәсмиләштергән кредиттан котылу юк, барыбер түләргә туры киләчәк, диючеләр бик нык ялгыша.
Мошенниклар кеше исеменә рәсмиләштергән кредитларны түләргә кирәкми. Ссуданы чит кеше рәсмиләштергәне турында полициягә, кредит оешмасына һәм кредит тарихлары бюросына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мошенниклар чит кеше исеменә заем алса, зыян күрүчегә бурычны түләргә ярамый, дип искәртә белгечләр.
- Закон буенча сез бу гамәл белән үзегезне кредит хуҗасы дип таныйсыз һәм алга таба киресен исбатлау инде барып чыкмаячак, - дип кисәтә алар.
Заказлы хат белән ялган кредитны биргән кредит оешмасына гариза җибәрергә кирәк. Анда кредитордан рәсми рәвештә микрозайм килешүе турында мәгълүмат сорала. Әлеге мәгълүматны алганнан соң, кредит оешмасына икенче гариза бирергә кирәк. Анда исем, фамилия, контактлар, шартнамә номеры, ялган займ бирү датасы, килешүне дәгъвалау һәм мошенник рәсмиләштергән займны кредит тарихыннан бетерү таләп итү турында мәгълүмат күрсәтелә. Шулай ук полициядән алган белешмәнең күчермәсен дә кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia