Әлмәттә ничә баланың Яңа ел бүләкләре алачагы билгеле булды
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ничә баланың Яңа ел бүләкләре алачагы билгеле булды

Балалар бүләкләрне бушлай алачак.

Әлмәт районы хакимияте балаларга Яңа ел бүләкләренә 6,9 млн сум сарыф итәчәк (төгәлрәге — районның 24,5 мең баласына). Балалар бүләкләрне бушлай алачак. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.

Бер җыелма 280 сум тора: 14 төрле конфет, сок, мармелад, печенье, шоколад батончигы һәм зефир.