Әлмәттә зур боз шугалагы ачылды
Ул элеккечә Нефтьчеләр мәйданында урнашкан.
Һава торышы әле кышкы булмаса да, махсус суыту системасы эремәскә мөмкинлек бирә. Айсматлар буйлап 11 тонна этиленгликоль йөри, температураны ике суыткыч тиешле дәрәҗәдә тота. Шуның аркасында термометр баганалары +10 градус күрсәтсә дә, шугалак эшли ала. Беренче килүчеләр инде тимераякка бастылар һәм боз буйлап шудылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа