Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт янгынга каршы хезмәтенең элеккеге башлыгы вафат

Мөнир Төхвәтуллинны 28 октябрьдә Татарстанның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында соңгы юлга озатачаклар.

Әлмәт янгынга каршы хезмәте 11нче отрядының элеккеге башлыгы Мөнир Төхвәтуллин 57 яшендә вафат булган. Ул янгын сагында утыз ел төрле вазифаларда эшләде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Мөнир Төхвәтуллин 1966 елның 6 сентябрендә Әлмәттә туган. 1986 елда ул Түбән Мактама бистәсенең 23нче хәрбиләштерелгән янгын частендә кече инспектор вазифасында хезмәт юлын башлый. 1988-1994 елларда 23нче хәрбиләштерелгән янгын частендә янгын сүндерүче (өлкән янгын сүндерүче) вазифасын били.

1990 елда Миңнебай газ эшкәртү заводында чыккан янгынны сүндергән вакытта Төхвәтуллин фидакярлек һәм батырлык үрнәге күрсәтә, шуның өчен РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән дәүләт бүләгенә -«Янгында батырлык күрсәткән өчен» медаленә лаек була.

1994 елда Мөнир Төхвәтуллин Әлмәт районының Тихоновка бистәсендә 25нче янгын часте сменасы җитәкчесе вазифасына билгеләнә.

2005-2009 елларда Әлмәтнең 2нче янгынга каршы хезмәте 9нчы отрядының янгын частен җитәкли. 2009 елда Әлмәттә янгынга каршы федераль хезмәтенең 11нче отряды башлыгы итеп билгеләнә, җиде ел әлеге вазифаны били.

2010 елда Төхвәтуллин Әлмәт районында кертелгән гадәттән тыш хәлне бетерү барышында урман янгыннарын сүндерүдә катнаша, анда янгынны сүндерүгә җәлеп ителгән барлык хезмәт һәм бүлекчәләрнең үзара ярдәм итешүен координацияли. 2012 елда Әлмәт районы территориясендә язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә шәхсән җитәкчелек итә.

Мөнир Әхтәмҗан улы берничә тапкыр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төрле бүләкләренә лаек була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса